Депутатларның игътибар үзәгендә - һәйкәлләрне саклау

04.07.2012

Бүген ТР Дәүләт Советында “Мәдәни мирас объектлары: өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру проблемалары” дигән темага парламент тыңлаулары узды. Төп доклад белән ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова чыкты.

Ул 2006-2010 елларда Казанда бары тик 3 объектта гына тулы канлы реставрация эшләренең алып барылганлыгын хәбәр итеп, 2011 елның сентябреннән 2012 елның июненә кадәрге чорда 66 объектта реставрацияләү, ремонтлау, консервацияләү эшләренең җәелдерелүен белдерде. Татарстанда мәдәни мирасны саклау буенча нәтиҗәле эш юнәлеше буларак, “Мирас” максатчан программасын тормышка ашыру икәнлеген ассызыклап үтте. Министрлык тарафыннан 2013-2016 елларга озак вакытка исәпләнгән программа әзерләнгән. Депутатларны нәкъ менә әлеге программаның озак кабул ителүе кызыксындырды. С.Персова сүзләренчә, анда кертелгән объектлар республика бюджетыннан тулысынча финанслана, объектларның исемлеге раслану максатчан программаның тиз арада кабул ителүенә ярдәм итәчәк.

Урынбасар сүзләренә караганда, иң беренче чиратта республиканың мөһим туристик маршрутларында урнашкан объектларга өстенлек биреләчәк. Бүгенге көндә Татарстанда федераль, республика һәм муниципаль әһәмияттәге 1550 объект бар. Ә ТР Мәдәният министрлыгы карамагында 46 тарих һәм мәдәният һәйкәле санала, аларның күпчелеге шәхси кулларга бирелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин, бу юнәлештә башкарылган эштән канәгать булмавын күрсәтеп, мәдәни мирас объектларын саклау белән бәйле мәсьәләне яңа дәрәҗәгә күтәрү зарурлыгын ассызыклап үтте. Аның сүзләренчә, республикада Тарихи-мәдәни мирас елы башланганга ярты ел узган, ә халыкка күрсәтерлек эш юк.

Парламент башлыгы мәдәни мирас объектларын саклау өчен җаваплы булган махсус хезмәтләрне принципиальрәк, җаваплырак булырга, карарларны тиз арада кабул итәргә, миссиянең мөһимлеген аңлап эшләргә чакырды.

“Аңалашыла: бу өлкәдәге бөтен эшне бер сәгатьтә хәл итеп булмый. Вакыт та, акча да кирәк. Әмма нәкъ менә Тарихи-мәдәни мирас елында “кайнап торырга”, җәлеп ителгән оешмалар һәм структуралар, прокуратура һәм депутатлар белән актив эшләргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте спикер С.Персовага.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийларны да мәдәни мирасны саклау юнәлешендә активрак булырга, бу эшләргә җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә, мәдәни һәйкәлләр булган биналарны торгызу буенча эшне контрольдә тотарга, намуссыз милекчеләрне гел йөдәтеп торырга чакырды. Бу өлкәдә эшнең очы-кырые булмауны ассызыклап үтте.

Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков исә Казанда мәдәни мирас объектлары булып саналган биналарның 30 процентының гына торышы канәгатьләнерлек булуын билгеләп үтте. Прокурор тикшерүләре вакытында Казанда “РФ халыклары мәдәни мирас (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) объектлары турында” Федераль законны бозуның 445 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта 130 тарихи һәйкәлнең кирәкле документлары юк, 45 объект җимерелә башлаган.

Парламент тыңлауларында катнашучылар мәдәни мирас объектлары белән мәсьәләләрне тиз арада хәл итүне сораган махсус рекомендацияләр кабул итте.