Искәндәр Мөфлиханов ТР Президенты ярдәмчесе вазифасыннан азат ителгән

04.07.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Искәндәр Мөфлихановның ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасыннан азат ителүе турында Указга кул куйды. Бу карар 30 яшьлек Искәндәр Мөфлихановның башка эшкә күчүе белән бәйле кабул ителгән.


ТР Президенты матбугат хезмәте