ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Очрашу ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Анда ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Очрашу башында ук Фәрит Мөхәммәтшин кыскача Татарстанда узган чаралар турында сөйләде, гомумән алганда, республика ярты еллыкны уңышлы тәмамлады, төбәктә 2013 елгы Универсиадага әзерлек тулы көченә бара дип ассызыклады.
“Бөтен Россия буенча Сабантуйлар узды, - дип өстәде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. – 30 июньдә Владивостокта һәм Мәскәүдә бәйрәмне билгеләп үттек. Бу шәһәрләрдә Сабантуйларда Татарстан Республикасын тәкъдим иткән Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләренә рәхмәт”.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сабантуе күңелле хатирәләр калдыруын билгеләп үтте. Ул анда Татарстанның рәсми делегациясе җитәкчесе буларак барган иде.
“ЭЭМ мәгълүматларына караганда, бәйрәмдә 140 меңнән артык мәскәүле һәм башкала кунаклары булган. Сабантуй үткәрү урыны буларак “Коломенское” музей тыюлыгы уңышлы сайланган. Чараларны оештыручылар яхшы эшләде”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Аннары Татарстан спикеры шәхсән үз исеменнән һәм очрашуда катнашучылар исеменнән Думада бушаган депутат урынына килгән Тимур Акуловны котлады.
“Тимур Юрьевич – бай тәҗрибәгә ия, яхшы әзерлекле, күп мәсьәләләр белән таныш”, - дип ассызыклады Татарстан спикеры. Тимур Акулов әлегә РФ Дәүләт Думасында кайсы комитетта эшләячәген билгеләп бетермәгән, әмма ул Халыкара эшләр комитеты булырга мөмкин.
Киңәшмә эшендә төп мәсьәләләрнең берсе депутатлар төркеменең яңа координаторын сайлау иде. Фәрит Мөхәммәтшин бу вазыйфада Олег Морозов тарафыннан зур эш башкарылды дип асссызыклады. “Без аңа рәхмәт әйтергә тиеш”, - дип өстәде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Олег Викторович урынына Ришат Әбүбакиров кандидатурасын тәкъдим итте. Ул депутат Татарстан Әлмәт районында җитәкчелек тәҗрибәсен туплаган, яхшы оештыручы буларак Татарстан депутатлары эшчәнлеген координацияләү бурычы белән уңышлы башкара алачак дип ассызыклады. Утырышта катнашучылар бер тавыштан Р.Әбүбакиров кандидатурасын хуплады.
Аннары Мидхәт Шаһиәхмәтов ярты елда депутатлар эшче төркеме тарафыннан башкарылган эш, республиканың федераль дәрәҗәдә гамләлгә куела торган программаларда һәм проектларда катнашуы турында сөйләде.
Аннары Татарстан икътисад министры депутатлардан Россиянең инвестицион төбәкләре ассоциациясе эшендә ярдәм итүләрен сорады. Бүген дәүләт заказы системасы ярдәме белән инновацион процессларны активлаштыруга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләнгән. Ассоциация тәкъдимнәре төбәкләрне тәкъдим итүче депутатлар Россиянең инвестицион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары тарафыннан имзаланыр дип көтелә.
Очрашуда депутатлар республика депутатлары эшен оештыру буенча тәкъдимнәр белдерде, Татарстанның федераль закон проектларында катнашуы буенча фикер алыштылар. Әлфия Когогина беренче ярты ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда республикадан сайлаган 13 депутат катнашында матбугат конференциясе үткәрергә һәм журналистларга башкарылган эшләр турында, алар тәкъдим иткән законар турында сөйләргә тәкъдим итте. Киңәшмәдә катнашучылар идеяне хуплады, ә Фәрит Мөхәммәтшин яңа координатор белән матбугат конференциясен үткәрү вакытын билгеләү бурычын куйды.
РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән киләсе очрашу җәй ахырында яки сентябрь башында узачак.
Очрашу ахырында ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин киңәшмәдә катнашучыларны 24 августта Мәскәүнең Халыкара музыка йортында узачак Татарстан Республикасы көнендә катнашырга чакырды. Бу көнгә башкалада герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планлаштырыла.