Татарстанда 30 июньгә 1 миллион 33,9 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 41,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча Республика адрес программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә. Видеоконференция режимында үтүче киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 25 муниципаль берәмлек торакны сафка бастыру планының 50 проценттан артыгын үтәгән, шул исәптән, 5 район (Әгерҗе, Апас, Буа, Лаеш, Тукай) еллык планның 80 проценттан артыгын үтәгән. Шул ук вакытта планның 30 процентын гына үтәгән районнар бар.