Бүген Мәскәүдә яраткан татар-башкорт бәйрәме - Сабайтуй булды. Үзган елдагы кебек үк, быел да бәйрәм Россия башкаласының иң матур җирләренең берсендә – “Коломенское” Мәскәү дәүләт музей-тыюлыгында үтте. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы сәгать бердә төп сәхнәдә булды.
Бәйрәмне оештыру комитеты рәисе һәм Мәскәү Татар милли-мәдәни региональ автономия рәисе Рәсим Акчурин беренче булып чыгыш ясады һәм “Сабантуй-2012не ачык дип игълан итәм!” сүзләрен әйтте.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы исеменнән рәсми делегация составында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФдә ТРның Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Яр Чаллы шәһәре мэры Вәсил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Мәскәү Хөкүмәте исеменнән кунакларны регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм Мәскәүнең дини оешмалары белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх сәламләде. Ул Сабантуйның мәскәүлеләр өчен иң күңелле, кадерле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булуын ассызыклады.
Мәскәү мэриясе вәкиле Мәскәү мэры Сергей Собянинның сәламләвен яңгыратты, анда: “Соңгы еллар эчендә Сабантуй милли бәйрәмнән кешеләр аралашуының шәһәр күләмендә матур форумына әйләнде. Сабантуй-2012 һәрбер йөрәктә онытылмас мизгелләр калдырачагына һәм яраткан, гүзәл Мәскәвебездә халыкларның милләтара тынычлыгының, татулыгының, дуслыгының уникаль традицияләрен саклауга һәм арттыруга ярдәм итәчәгенә ышанам”.
Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов үзенең сәламләвендә Мәскәүнең күпмилләтле дәүләтнең башкаласы булуын: шәһәрдә Россиядә яшәүче бөтен милләт, халык вәкилләре барлыгын билгеләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм татарстанлылар исеменнән сәламләде һәм бәйрәмне оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Мәскәү җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә “Созвездие-Йолдызлык” балалар фестивале катнашучыларының концертын оештыруы өчен “Дом на Патриарших” Яшьләрнең мәдәни-яктырту үзәге директоры Илдар Хәлилүлинга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтен тапшырды.
Сабантуйга матур концерт программасы әзерләнгән. Мөхтәрәм кунаклар һәм тамашачылар алдында Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Мәскәүдән коллективлар чыгыш ясады. Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, РФдә ТРның Тулы вәкаләтле Вәкиллеге, РФ Президенты каршындагы БРның Тулы вәкаләтле Вәкиллеге, Мәскәү Татар милли-мәдәни региональ автономиясе, Яр Чаллы шәһәре администрациясе, “Коломенское” музей-тыюлыгы - бәйрәмне оештыручылар.
Музей-тыюлык территориясендә чаллылар ясалма татар авылын төзегәннәр, анда чын ишегалды корылмалары белән агач йорт һәм тере казлар, тавыклар, сарыклар, куяннар һәм хәтта умарталар да урнаштырылган.
Якында гына традицион ярышлар һәм милли уеннар үтте: капчык сугышы, капчыкта йөгерү, аркан тартышу һ.б. Тамашачыларның күбесе Сабантуйның төп ярышы – милли көрәш артыннан күзәттеләр.
Монда ук теләүчеләр милли сувенирлар, кул эшләрен ала алды, тәм-томнардан, традицион татар ризыгы – чәк-чәктән авыз итте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Мәскәү Сабантуе – спиртлы эчемлекләр сатылмый торган бәйрәм: музей-тыюлык территориясендә бәйрәм көнендә спиртлы эчемлекләр белән сату итү тыелды.