Илдар Халиков РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле рәисе каршындагы Совет утырышында катнашты
29.06.2012Совет эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Михаил Бабич үзенең чыгышында билгеләвенчә, дәүләт хезмәте күрсәтү системасын яхшырту - бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсе.
Совет утырышында доклад белән чыгыш ясаган Пенза өлкәсенең губернаторы Василий Бочкарев соңгы елларда җәмгыятьнең нык үзгәрүен билгеләде: справка алу өчен унлап ведомствога барырга кирәк булган система Россия халкына ошамый.
“Пенза өлкәсендә 29 күпфункцияле үзәк эшли. Бүген анда һәр икенче гражданин килә, аларның 90 проценты нәтиҗә белән канәгать кала. Мөрәҗәгатьләрнең саны һәрдаим арта”, - дип билгеләде Василий Бочкарев.
Мәсьәләләр арасында ведомстволарның таркау булуы, төрле дәрәҗәле хакимият структуралары арасында координация булмау, кешеләрнең хезмәт күрсәтү белән канәгать булу дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә торган халык белән элемтәнең тиешле дәрәҗәдә үскән булмавы билгеләнде.
Бу җитешсезлекләрне бетерү юллары турында сөйләшкәндә РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров регионнар ирешелгән укңышларын бәяли алырлык төп критерийларны билгеләде. Аның сүзләренчә, Интернет челәтренә чыгу юлы булган муниципаль берәмлекләрнең санын күзәтергә һәм барлык теләк белдерүчеләргә әлеге мәгълүматны бирергә кирәк. Шулай ук мәктәпләргә Интернет челтәренә күмәк чыгу юлларын уздырырга, табибларга электрон язылу системасын үстерергә кирәк.
“Минем субъектларның җитәкчеләренә үтенечем бар: регионнарыгызда сезнең шәхсән үзегез әйтелгән мәсьәләләрне чишү буенча эшләрне җитәкләвегез кирәк. Төрле сәбәпләр табып, сезнең хезмәткәрләрегез дәүләт хезмәтен күрсәтү электрон системаларын кертүне сузачаклар, ләкин бу дәүләт проекты тормышка ашарга һәм тулысынча эшләп китәргә тиеш”, - дип ассызыклады Михаил Бабич.