Минтимер Шәймиев: “Полилингваль белем бирү комплексларын булдыру – оттырышсыз проект”

01.04.2019

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада яңа полилингваль белем бирү комплексларын булдыру мәсьәләсе буенча Татарстан Президенты уздырган киңәшмәдән соң, брифинг узды.

Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Казанның 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов катнашты.

“Безнең тормышыбыз үзгәргән кебек заманалар да үзгәрә. Мәгариф системасы шулай ук үзгәртүләргә мохтаҗ. Бу өлкәдә проблемалар күп, эш гади түгел. Аны бер селтәнү белән генә эшләп булмый. Татар телен саклап калу, рус телендә яхшы белем бирү, шул ук вакытта чит телләргә дә мөмкинлек ачар өчен зур сабырлык һәм белемнәр таләп ителә. Бүген дөнья ачык, һәм без балаларыбызны заманча таләпләргә әзерләргә тиешбез, алар конкуренциягә сәләтле булырга тиеш, ана телен саклап, рус телен камил белеп,  алар тагын бер чит телне белергә тиеш, бу очракта без инглиз телен тәкъдим итәбез. Полилингваль белем бирү комплексларын булдыру – оттырышсыз проект”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.

Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, проектны тормышка ашыру алты белем бирү комплексыннан башлана: ике комплекс Казанда, калганнары Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә. Беренче комплекс  Казанда 165 нче мәктәп базасында булачак.

ТР Дәүләт Киңәшчесе төп проблемага - полилингваль мәктәпләр һәм гомумән мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләүгә игътибарны юнәлтте. КФУда  полилингваль мәгариф өлкәсендә эшләргә сәләтле укытучылар әзерләү өчен җитәрлек ресурслар бар, дип билгеләде ул.

Брифингта катнашучылар республика һәм федераль ММЧ журналистлары сорауларына җавап бирделәр.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте