Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

01.04.2019

Татарстан нефть-газ форумы 2019 елның 2-4 сентябрендә Казанда узачак. Беренче мәртәбә форум кысаларында DECHEMA Austellungs химик техника һәм биотехнологияләр ассоциациясенең ACHEMA химик машина төзелеше, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча күргәзмә павильоны ачылачак. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышынында «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. 

Лев Семенов билгеләп үткәнчә, быел форум Россия тау сәнәгате һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышлана. Форум кысаларында «Нефть. Газ. Нефть химиясе», «GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография» һәм  «Интерпластика Казан» күргәзмәләре узачак.

Лев Семенов искәрткәнчә, үткән ел Татарстан нефть-газ форумында 7 илдән һәм Россиянең 45 шәһәреннән 221 компания катнашкан.

Татарстанда Мәскәүдән «АКСИТЕХ» ҖЧҖнең интеллектуаль системаларын эшләүче үз вәкиллеген ачарга җыена. Бүген бу хакта компаниянең Директорлар советы рәисе Александр Базулев хәбәр итте. Ул ягулык-энергетика комплексы һәм ТКХ предприятиеләрен автоматлаштыруның һәм диспетчерлаштыруның заманча технологияләрен тәкъдим  итте. 

Нефть-газ сәнәгате объектлары өчен үзләре эшләгән җайланмаларны Казанның «ПЛКГРУП» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Камил Әхмәдиев тәкъдир итте. Компаниягә 2011 елда нигез салынган, Лаеш районының  Сокуры авылында үз җитештерүен төзергә җыеналар.  

Arthur D Little халыкара консалтинг компаниясе Татарстан нефть-газ компанияләренә инновацион үсеш системасын җайга салырга һәм аларга аудит уздырырга тәкъдим итә. Бу хакта утырышта Arthur D Little Russia компаниясенең проектлар директоры Павел Власов чыгыш ясады.

Моннан тыш, Казан федераль университеты доценты Аркадий Курамшинның «Элементы. Замечательный сон профессора Менделеева» китабы да тәкъдир ителде.  

 Рөстәм Миңнеханов китапны бик кызыклы дип атады. Ул китапны мәктәп укучылары өчен электрон рәвештә әзерләргә тәкъдим итте.  

Ул шулай ук химик элементлар периодик таблицасының 150 еллыгына бәйле чараларны Татарстанда уздыруны мәгъкүль күрә. Бу темага чараларны Татарстан Республикасы Президенты май аенда Химик көне һәм сентябрьдә Татарстан нефть-газ форумы уңаеннан уздырырга мөмкин дип саный.

Утырышта тагын компаниянең 2018 ел өчен еллык хисабы алдан расланды һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы әгъзаларына кандидатуралар каралды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материалалры буенча.