Рөстәм Миңнеханов «Беренче канал. Бөтендөнья челтәре» вәкилләре белән Казанда «Төп геройлар» балалар фестивален уздыру турында фикер алышты

01.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Беренче канал. Бөтендөнья челтәре» ЯАҖ генераль директоры Алексей Ефимов белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда катнашучылар Казанда «Төп геройлар» балалар фестивале-бәйрәмен уздыру турында фикер алышты. Фестиваль кысаларында берничә чара: костюмлы карнавал, концерт, балалар өчен төрле мастер-класслар, викториналар һәм спорт уеннары оештыру планлаштырыла.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җәен Казан «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын кабул итәчәк, анда дөньяның 60тан артык иленнән яшь профессионаллар җыелачак. Татарстан Президенты фестиваль барышында бу теманы да чагылдыруны тәкъдим итте.  

Шулай ук Татарстан башкаласында «Төп геройлар» еллык илкүләм балалар бүләген тапшыру да планлаштырыла. Премия Россия телевидениесенең балалар аудиториясе өстен күргән тапшыруларны, балалар өчен иң яхшы проектларны ачыклауны, шулай ук Россия һәм чит илләр җитештерүендәге, хәзерге заман телевидениесе, кино- һәм анимацион индустрия тарафыннан, Интернет-ресурсаларда һәм мобиль кушымталарда тәкъдим ителгән сыйфатлы контентны популярлаштыруны күз алдында тота.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Президенты  Аппараты Җитәкчесенең беенче урынбасары Марат Моратов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.