Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Parallels” компаниясе идарәсе рәисе, компаниягә нигез салучы һәм баш архитекторы Сергей Белоусов белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда республика ягыннан ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасында инновацион проектларны, шул исәптә “Иннополис-Казан” инновацион шәһәр-спутнигы төзелеше проектын гамәлгә кую һ.б. мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.