Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләр ассоциациясенең һәм Дәүләт Думасы фән, фәнни технологияләр комитетының күчмә утырышында катнашты

28.06.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясенең (РИТА) һәм Дәүләт Думасы фән, фәнни технологияләр комитетының “Инновацион үсеш территорияләре эшен закон белән тәэмин итү” темасына багышланган күчмә утырышында катнашты.
Утырыш Мәскәү өлкәсендә “Дубна” махсус икътисади зонасы территориясендә Конгресс-үзәктә узды.
Утырышта Россия инновацион төбәкләре ассоциациясенең Күзәтчелек советы әгъзалары, Россия Хөкүмәте вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һ.б. катнашты.
Утырыш кысаларында Инновацион үсеш территорияләре эшен норматив-хокук белән тәэмин итү һәм бу территорияләрдә уңай инвестицион мохит формалаштыруның төп юнәлешләре, фәнни һәм инновацион эшчәнлеккә дәүләт ярдәме формалары буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе буларак, бигрәк тә закон инновацияләре бәйләнеше әһәмиятле дип билгеләп үтте. Ул РИТА нең киләчәктә инновацион үсеше нәтиҗәле формалашу позициясен һәм аның өчен кирәкле закон белән тәэмин итү чараларын билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, закон органнары тарафыннан тулысынча хуплау булмыйча көндәшлелеккә сәләтле кластерлар формалаштыру буенча мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү һәм Россия Федерециясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән үсеш зоналарын булдыру мөмкин түгел.
РФ Дәүләт Думасының фән һәм фәнни технологияләр комитеты рәисе Валерий Черешнев, Томски өлкәсе Закон чыгару думасы Оксана Козловская һ.б. бу мәсьәләләр буенча фикерләрен белдерде.
Утырышта катнашучылар төбәкләрнең фәнни-техник һәм социаль-икътисади үсешендә инновацион үсеш территорияләре роле, территорияләрнең инновацион үсешен тәэмин итү өчен тауарлар сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә федераль контракт системасы, территорияләрдә уңай инвестицион мохит формалаштыруның төп юнәлешләре турында фикер алышты.


ТР Президенты матбугат хезмәте