Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Халыкара инвестицион паркында булды

31.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Халыкара инвестицион паркында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтендә кыска вакытлы эш сәфәрендә (2019 елның 30-31 марты).

Бәһрәйн Халыкара инвестицион паркы – гомуми мәйданы 247 га булган бизнес-парк, ул илнең Сәнәгать, сәүдә һәм туризм министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Парк Хиддәдә Бәһрәйн халыкара аэропортыннан һәм Шәех Хәлиф диңгез портыннан ерак түгел җирдә урнашкан.   

Парк җитештерү һәм халыкара базарда хезмәт күрсәтүләр белән шөгыльләнүче экспортка юнәлешле компанияләрне җәлеп итәр өчен билгеләнгән. Парк өчен максатчан базар – җитештерүне һәм хезмәт күрсәтүләрне үстерергә теләгән җирле, төбәк һәм халыкара компанияләр.  

Рөстәм Миңнехановка бизнес-паркның мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр, аны үстерү этаплары һәм киләчәк перспективалары турында сөйләделәр.  

Аннары эш сәфәре программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Шәех Хәмәд ибн Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашты. Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Шәех Хәмәд ибн Ибраһим Әл Хәлифәгә кунакчыллыклары һәм Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында  Татарстан белән хезмәттәшлеккә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.