Торак фонд объектларын һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Алексей Фролов билгеләгәнчә, быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау кысаларында 936 объектта эшләр планлаштырылган. Бүгенге көндә 928 йортта экспертиза үткәрелгән. 249 йорт буенча аукционнар үткәрелгән һәм килешүләр төзелгән. 667 йорт буенча шулай ук аукционнар игълан ителгән, аларның нәтиҗәләре апрельдә хәбәр ителәчәк. 19 күпфатирлы йортта ремонт эшләре башланган.
Социаль-мәдәни өлкә һәм авыл хуҗалыгы объектларын капиталь ремонтлау буенча 14 программа планлаштырылган. 9 программа буенча килешү төзелмәгән, бүгенге көндә алар буенча аукционнар үткәрелә. Яшьләр үзәкләре биналарын капиталь ремонтлау кысаларында 9 объектның икесендә эш башланган. Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча быел 26 объектны модернизацияләү һәм аларның матди базасын ныгыту планлаштырылган. 29 мартка булган мәгълүматлар буенча 23 объектта эш оештырылган.
Шулай ук төзелеш эшләре 3 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 8 бинасында һәм 8 сәламәтлек саклау объектында оештырылган.
Республикада уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы кысаларында 63 объект планлаштырылган. 61 объект буенча концепцияләр эшләнгән һәм расланган.