Бүген республика парламентында Россия Федерациясе һәм Тататарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара бүлешү турында Шартнамә төзелүгә 5 ел тулуга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы узды.
Әлеге чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев, ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты Аппаратлары вәкилләре, Россия федерализмы үсеше өчен әһәмиятле булган документны эшләүнең башында торган сәясәтчеләр һәм экспертлар катнаша. Сөйләшүгә шулай ук юристлар, политологлар, тарихчылар, ТР Фәннәр академиясе, ТР Конституция суды, ТР Прокуратурасы, ТР Иҗтимагый палатасы, сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырулы.
Россия Федерациясе һәм Тататарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара бүлешү турында Шартнамәнең беренчесе – 1994 елда, икенчесе 2007 елда төзелде һәм Федераль закон рәвешендә көченә керде. Икенче Шартнамә 1994 елда төзелгән документны куллану тәҗрибәсен исәпкә алып, РФ Конституциясе һәм ТР Конституциясе нигезендә РФ субъекты – Татарстан Республикасының тулы дәүләт хакимиятенә ия булуын билгели. Шулай ук Россия федерализмының демократия һәм субсидар җаваплылык принципларында чагылышы булып тора.
Бүген “түгәрәк өстәл” утырышында билгеләп үтелгәнчә, әлеге Шартнамә, республиканың үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстанда һәм Россия Федерациясендә тотрыклылыкны ныгытуның үрнәге булып тора һәм РФнең үсешенә этәргеч бирә, федератив инструментларны ныгытуның Конституциягә нигезләнгән инструменты булып тора, үзара хокуклар һәм якларның җаваплылык системасын формалаштырырга, территорияләр һәм федераль үзәк арасында мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәле механизмнарын булдырырга ярдәм итә. Шулай итеп, Шартнамә төзелү федераль үзәкнең 1992 елның референдумында күпмилләтле халык тарафыннан белдерелгән фикергә хөрмәт белән каравын күрсәтә, иң яңа тарихта Россия дәүләтчелеге барлыкка килүнең хокукый нигезләрен ныгыта.
Шартнамә барлык законнар, бигрәк тә ТР Конституциясе үсешенә йогынты ясый. 2012 елның 6 ноябрендә республиканың төп законы кабул ителүгә 20 ел тула. Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев хәбәр иткәнчә, әлеге ике документ бербөтенлек хасил итә.
Фәрит Мөхәммәтшин Россия белән Татарстан арасында Шартнамә төзүнең башында торган затларга рәхмәтен белдереп, ТР Конституциясенең 20 еллыгы белән котлады һәм аның Россия федератив дәүләтчелеге урнашуда мөһим этабы дип билгеләп үтте. “Республиканың төп законы гамәлдәге РФ Конституциясе кысаларында Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне кору өчен, терәк булып хезмәт итте. Татарстан федератив мөнәсәбәтләрнең мондый төрен рәсмиләштергән бердәнбер төбәк булып тора. Сәяси тотрыклылык һәм һәм төрле милләтләрнең дустанә яшәве аркасында, икътисад өлкәсендә зур уңышларга ирешелде, республика күп үсеш параметрлары буенча РФ субъектлары арасында алдынгылыкка чыкты”, - диде спикер.
Парламент башлыгы РФ һәм ТР арасында төзелгән Шартнамәне Федерация һәм республика үсеше юлларын ныгыту буенча зур һәм тәфсилле эшнең нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. “Бу процесста күп галимнәр, белгечләр, юристлар, практиклар катнашты. Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев, Дәүләт Советы һәм бер үк вакытта РФнең ул чактагы җитәкчеләре сәяси ихтыяр күрсәтте. 2007 елгы Шартнамә 1994 елда салынган идеяләрне тагын да тулыландырды. Беренче Шартнамә Россия федерализмы бинасын төзүдә мөһим роль уйнап калмыйча, бер-береңә ышаныч һәм бер-береңне аңлау сыйфатларына нигезләнгән хәлдә, Татарстан халыкларын берләштергән милли идея булды”, - диде ул.
“Бу елларда федераль үзәк һәм Россия төбәкләре хакимият органнары белән берлектә 2007 елгы Шартнамәне тормышка ашыру буенча эш барылды”, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин РФ һәм ТР Хөкүмәтләре арасында табигать ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча икеяклы килешүләр төзелүен, Шартнамә нигезендә Татарстанның халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләр кору хокукы барлыгын, дәүләт дәрәҗәсендә ватандашларыбызга милли мәдәниятны һәм туган телне саклап калуда һәм үстерүдә ярдәм күрсәтелүен, республиканың ике дәүләт теленең (татар һәм рус телләре) хокукый статусы беркетелүен хәбәр итте.
Спикер сүзләрендә, Шартнамә илнең федератив корылышын ныгытуга, Россиянең, демократик федерация буларак, халыкара абруен үстерүгә мөмкинлек биргән. “Мультикультурализм сәясәте җимерелү җирлегендә Татарстанга, күпмилләтле илдә мәдәниятлар һәм диннәрнең дустанә һәм чәчәк атып яшәү, уңышлы толерантлык үрнәге буларак, кызыксыну артты. Моны республикага ясалган визитлар да раслый.
Фәрит Мөхәммәтшин Шартнамәнең гамәлдә булу вакыты 10 икәнлеген билгеләп үтеп, биш ел эчендә хәйран эш башкарылганлыгын хәбәр итте. Шул ук вакытта федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә хәл итүне сорый торган проблемалы мәсьәләләр дә кала бирә. Спикер Шартнамәгә федераль үзәктә ихтыяҗ барлыгын, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең яңача корылуын ассызыклап үтте.
ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин сүзләренчә, бүгенге көндә Россия һәм Татарстан арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара бүлешү буенча шартнамәгә корылган практика - Россиядә бердәнбер һәм уникаль очрак. “Ул законнар теориясенә һәм Россия федерализмына яңалык, ягъни якларның килешү элементларын алып килә, аларны баета, Россия федерализмын яңа баскычка күтәрә”, - дип белдерде ул. Аның фикеренчә, Татарстанга Шартнамә бүген генә түгел, алга таба да кирәк. Шуңа күрә 2017 елда аның вакыты озынайтылырга тиеш. “Һичъюгы моны максат итеп куярга кирәк”, - диде парламент комитеты рәисе.
ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, үз чыгышында Шартнамәнең сәяси фактор буларак ягына тукталды. 2007 елда төзелгән документның чикле булса да, анда нәкъ менә сәяси мәсьәләләрнең урын алуын ассызыклап үтте. “Ул вертикаль хакимият урнаштыру шартларында уникаль булды. Әлеге документ башка мөнәсәбәтләргә, шул исәптән, икътисад өлкәсендәгеләргә дә йогынты ясый”, - диде Р.Хәкимов.
КФУ профессоры, Шартнамәне төзү эшендә катнашучыларның берсе булган галим Индус Таһиров исә 1994 елда төзелгән Шартнамәнең – дәүләтара, ә 2007 елдагысының Россия эчендәге документлар булуын белдерде.
Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, утырышта үз фикерен белдереп: “Әгәр Татарстанның һәм башка төбәкләрнең инициативасы булмаса, хәзер Россия Федерациясенең яңа җәмгыять төзү шартларында нинди буласын да күз алдына китерү кыен”, - диде.
Аның фикеренчә, 2007 елдагы Шартнамәнең әһәмияте бик зур. “Әгәр Россия Федерациясе алга таба да федератив дәүләт буларак үсәргә тели икән, субъектлар белән Шартнамәгә нигезләнгән мөнәсәбәтләр РФ Конституциясендә күрсәтелергә тиеш. Демократик Россия бары тик федератив дәүләт кенә була ала”, - диде М.Шәймиев, киләчәктә дә Шартнамәләрнең төзелергә тиешлеген ассызыклап үтеп.