Фәрит Мөхәммәтшин: "Бердәм Россия” съезды карарларын гамәлгә ашыру өчен партиянең урындагы бүлекләре активлашырга тиеш"

26.06.2012

Татарстан “бердәмроссиялеләре” “Бердәм Россия” нең XIII съездында кабул ителгән карарлар нигезендә үз эшчәнлекләрен активлаштыра. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиянең территориаль төбәк бүлеге төбәк сәяси советында сүз шул хакта барды.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиянең XIII съезды нәтиҗәләре белән хезмәттәшләрен съезд делегаты, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиянең территориаль төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин таныштырды.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, хәзер съезд карарларын гамәлгә кую программасын әзерләү кирәк. “Партиянең узган съезды һәм анда кабул ителгән карарлар партиянең төбәк, җирле, беренчел бүлекләре эшчәнлеген активлаштырырга тиеш”, - дип ассызыклады Татарстан “бердәмроссиялеләре” лидеры.
Сәяси совет утырышында шулай ук “Бердәм Россия” партиясе рәисе, РФ Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиянең территориаль төбәк бүлеге активы белән очрашу мәсьәләсе каралды. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Россия Хөкүмәте җитәкчесенең Татарстанга эш сәфәре кысаларында җитди карарлар кабул ителде. “Без Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе АН-70 хәрби-транспорт самолетлары төзелеше өчен әзер мәйданчык икенлеген раслый алдык. Бу күләмле инвестицияле күптән көтелгән проект”, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе. Дмитрий Медведевның “Иннополис” нигезенә капсула салуда катнашуы да мөһим вакыйга булды. Ул партиянең төбәк бүлеге эшчәнлегенә югары бәя бирде, дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. “Бу елларда Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиянең территориаль төбәк бүлеге сайлаучыларда ышаныч уятты, партия оешмасында һәм республиканың сәяси аренасында системалы эш алып бара”, - дип белдерде партия лидеры сүзләрен спикер.

Сәяси совет утырышында быел партиянең беренчел, җирле һәм төбәк бүлекләрендә хисап һәм сайлаулар үткәрү турында карар кабул ителде. Бу сайлаулар чираттан тыш була. 2012 елның 12 октябренә кадәр беренчел бүлекләрнең советлар, секретарьлар һәм ревизорлар җыелышы үткәрү, ә 2012 елның 15 ноябренә кадәр җирле бүлек конференцияләрен үткәрү карары кабул ителде. Партиянең Татарстан бүлеге конференциясе 2012 елның 15 декабренә кадәр оешытрылачак. Билгеле булганча, “бердәмроссиялеләр” җитәкчелек кадрларын сайлауның яңа принцибына күчә. Партиялеләр сайлауларны яңача үткәрергә ниятли.
Совет әгъзалары Кукмара бермандатлы округы буенча өстәмә сайлауларда ТР Дәүләт Советы депутатына кандидат итеп тәкъдим ителәчәк кандидатны билгеләү буенча тавыш бирү үткәрүнең механизмнарын расладылар. Сәяси совет каршында яшьләр белән иҗтимагый-сәяси һәм идеологик эш оештыру комиссиясе оештыру турында карар кабул ителде. Комиссия рәисе итеп төбәк сәяси совет әгъзасы, Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Казан институты (филиалы) директоры Андрей Артемьев билгеләнде.


ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге