Рөстәм Миңнеханов Мариньяне шәһәрендә (Франция) Technoparc des Florides технопаркында булды

22.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мариньяне шәһәрендә (Франция) Technoparc des Florides технопаркында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Франциядә ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә.

Technoparc des Florides технопаркы авиация һәм энергетика белән шөгыльләнүче компанияләргә урнашу өчен мәйданчыклар тәкъдим итә.  Технопарк Марсель шәһәренең Зур диңгез портына якын урнашкан, гомуми мәйданы - 87 га.

Эре резидентлары – Airbus Helicopters – вертолетлар җитештерүче компания; Daher Aérospace – гомуми билгеләнештәге авиация өчен самолетлар һәм очу аппаратлары өчен комплектлаучылар җитештерүче; Bonnans S.A – махсус  процесслар (метал детальләрнең өслекләрен эшкәртү, титанны химик эшкәртү) һәм төгәл механика детальләрен җитештерү һәм ремонтлау; Akka Technologies – инжиниринг һәм технологик консалтинг һәм башкалар.

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче затларга технопарк эшчәнлеге, аның киләчәктә үсеш адымнары, резидент компанияләр өчен шартлар турында сөйләделәр.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Technocentre Henri-Fabre технологик үзәгендә булды – компания фәнни-тикшеренүләр өлкәсендә  хезмәтләр күрсәтә.

Татарстан делегациясе әгъзалары Technocentre Henri-Fabre лабораториясендә дә булдылар. Монда берничә перспектив стартап тәкъдир иттеләр,  шул исәптән виртуаль хакыйкать булдыру өчен җайланмалар куллану проектын да.

https://www.techniquesfluides.fr/


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.