Фәрит Мөхәммәтшин Казанда төрле тармактагы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

22.03.2019

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төрле тармакта эшләүче 48 татарстанлы бүләкләнде.

“Республика үсешенә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт әйтеп бүләкләү традициягә кереп китте”, - дип ассызыклады Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан беренче тапкыр Россия төбәкләре арасында икътисадка инвестицияләр җәлеп итү буенча икенче урынны алган.

“Федераль үзәк белән дә уңышлы эшлибез. Республикада нефть химиясе, машиналар төзелеше, самолетлар төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр үсеш алган. Татарстанда талантлы халык яшәгәнгә бай мәдәни һәм рухи тормыш бара. Театр сәнгате, үзешчән иҗади коллективлар үзара тату яшәгән 173 милләтнең, 3 миллионнан артык халыкның тормышын бизи”,- дип билгеләде ул.

“Бүген сезнең генә түгел, бездә дә бәйрәм. Сезнең кебек кешеләр белән очрашып, яңа энергия һәм дәрт аласың. Сез республика өчен бик күп эшләдегез”,- дип өстәде ТР Дәүләт Советы рәисе.

 


“Татар-Информ” МА