Рөстәм Миңнеханов «Франция – Татарстан» эшлекле форумында: Без француз бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә телибез

22.03.2019

Татарстан француз бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә узган «Альпы-Прованс-Лазурный Берег төбәге – Татарстан» бизнес-форумындагы чыгышында хәбәр итте.   

Форум Альпы – Прованс - Лазурный Берег төбәгенең эшлекле даирәләре вәкилләрен җыйды.

Чарада сәламләү сүзе белән Марсель шәһәре мэрының халыкара мөнәсәбәтләр буенча беренче урынбасары Жан Роатта, Альпы Прованс Лазурный Берег төбәге Президенты вәкиле, Икътисад һәм предприятиеләр мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Изабель Кампонала-Савон, Россиянең Марсельдәге Генераль консулы Сергей Молчанов чыгыш ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, Татарстанда үзара файдалы багланышларны киңәйтүгә шат булачаклар һәм төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзерләр.      

«Фикер алышулар барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар, уртак проектлар турында килешерләр дип көтәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул кыскача гына француз бизнесы белән эштә тупланган тәҗрибә турында сөйләде.

Татарстанда күп кенә француз компанияләре уңышлы эшли. Бу – «Шнейдер Электрик» (энергиягә идарә, автоматлаштыру һәм төзелеш өлкәсендә), «Эр Ликид» («Алабуга» МИЗда техник газлар җитештерү заводы проектын гамәлгә ашырды), «Сен-Гобен» («Шишеджам» Төркия компаниясе партнеры).

Төбәк дәрәҗәсендә багланышларыбызны киңәйтергә телибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

«Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең сәнәгать ягыннан алга киткән субъектларының берсе. Икътисадыбыз нигезе – нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе. Без шулай ук автомобильләр, самолетлар һәм вертолетлар, суднолар, газ куу компрессор станцияләре; каучуклар, полиэтилен, полимерлар; электрон җайланмалар; оптика; медицина инструментлары, дарулар; авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башкалар җитештерәбез. Үз товарларыбызның яртысына якынын экспортка җибәрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сезнең төбәк бизнесын Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәсендә багланышларны киңәйтергә кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия туристлары өчен Франция һәрвакыт популяр булды. Мәскәү белән Марсель арасында турыдан-туры һава юллары туристлар агымын арттырырга, шулай ук эшлекле багланышларны ныгытырга ярдәм итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Без француз компанияләре Россиядә эшләү өчен безнең республиканы старт мәйданчыгы итеп сайлауларын телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 «Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырабыз», - дип төгәлләде телмәрен Татарстан Республикасы Президенты.  

Форумда катнашучыларга Татарстан һәм аның инвестицион мөмкинлекләре турында видеофильм күрсәттеләр.

Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләрен Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдир итте.  

Форум барышында Прованс – Альпы- Лазурный Берег төбәге вәкилләре потенциаль инвесторлар белән ничек эшләүләре турында сөйләделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.