Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музеенда булды

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музеенда булды. 

Музей хезмәткәре Рөстәм Миңнеханов өчен кыска гына экскурсия үткәрде, музей эшчәнлеге һәм анда оештырылучы күргәзмәләр турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук музей эшчәнлеген оештыру принциплары,  музей бинасының һәм аның залларының структурасы белән танышты.

Мондый музей дөньяда юк. Музей Марсельдә 2013 елда оештырылган.

Коллекциянең төп өлеше корабльләр причалын үзгәртеп корылган бинада урнашкан. Икенче өлеше – Св. Жан (Fort Saint-Jean) фортының үзгәртеп корылган бинасында. 

Музей территориясендә тагын күп төрле чаралар: тамашалар, концертлар һәм балалар өчен күңел ачулар уздырыла. 

Музей вәкиле хәбәр иткәнчә, бүген монда 300ләп хезмәткәр эшли.

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары, студентлар белән эшләү ничек оештырылуы турында, яшьләр арасында музейның популярлык дәрәҗә белән  кызыксынды.

http://www.mucem.org/en/your-visit


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.