Татарстан Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция белән хезмәттәшлекккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прованс – Альпы – Лазурный Берег Төбәк Советы Президенты Рено Музелье белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Прованс – Альпы – Лазурный Берег (Марсель шәһәре) Төбәк Советы бинасында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Марсельдә ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов Рено Музелье әфәндегә очрашу мөмкинлеге һәм, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, Франциядә ул берничә мәртәбә эш сәфәрендә булган. Ә Татарстанга, үз чиратында, Франциядән делегацияләр даими рәвештә килеп тора.
«Безнең күп кенә проектларыбыз чит илләр партнерлары белән бергәләп гамәлгә ашырыла, шул исәптән француз компанияләре белән дә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезне безнең республика белән хезмәттәшлеккә чакырабыз».
Аннары очрашу киңәйтелгән составта узды. Прованс – Альпы – Лазурный Берег Төбәк Советы Президенты Рено Музелье Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларын сәламләде һәм, Россиянең бу төбәгенә визит белән бара алырмын, дип өмет белдерде.
Очрашуда яклар мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә багланышларны киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Рено Музелье әфәндене француз эшлекле даирәләре җитәкчелегендәге делегация белән Татарстанга чакырды.
Татарстан Республикасы делегациясе составында – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов һәм башкалар.