Бөтендөнья банкы ТР белән тарих-архитектура һәйкәлләрен саклау буенча хезмәттәшлек итәчәк

22.06.2012

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының идарә итүче директоры Шри Мульяни Индравати ханым белән очрашты
Очрашу “Ленэкспо” күргәзмә үзәгендә Петербург халыкара икътисад форумы мәйданчыгында узды.
Яклар Бөтендөнья банкы белән Татарстан Республикасының социаль, мәгариф, инфраструктура проектларын гамәлгә кую өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкына хәзерге вакытта Чаллыда гамәлгә куела торган проект өчен рәхмәт белдерде. Татарстанның Бөтендөнья банкы белән эшләү тәҗрибәсе бар, диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Шри Мульяни Индравати Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү проблемалары буенча фикер алышты.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, ил өчен Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе авыр, әмма сәяси карар кабул ителгән һәм моңа әзерләнергә кирәк. “Бүген Бөтендөнья сәүдә оешмасында 150дән артык ил эшли, беркем дә зарланмый, ә нигә бу адым Россия өчен начар булырга тиеш?”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов шулай ук майда Казанда АТЭС форумы кысаларында узган сессия, анда Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе буенча фикер алышу булуын кыскача сөйләде.
Татарстан Президенты Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек итүнең тагын бер яңа юнәлеше – тарих-архитектура мирасын саклау кысаларында гамәлгә куела торган проектлар диде. “Без бу өлкәдә Бөтендөнья банкының тәҗрибәсен, элемтә һәм программаларын файдаланырга телибез, - диде ул. – Бүген республика өчен тарих-архитектура мирас объектларын саклау гына түгел, ә реставрацияләү һәм туристлар өчен уңайлы итү мөһим, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Гомумән алганда, бу Татарстанны тагын да танытачак”.
Бөтендөнья банкы идарә итүче директоры тарихи мирасны саклау – мөһим проект, туристларны җәлеп итү ноктасы дип белдерде. “Бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзербез, - диде ул. - Бергә эшләүдә тәҗрибәбез булуны исәпкә алып, хезмәттәшлек итүнең башка юнәлешләрен дә карарга әзербез”.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Бөтендөнья банкы белән җайга салынган элемтәләр һәм аның квалификацияле белгечләре Татарстан белән банкка оператив һәм нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге бирә, дип белдерде. Ул шулай ук Шри Мульяну Индравати ханымны Россиягә визитларының берсе кысаларында Татарстанга чакырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте