Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе «Akia Avesto» Таҗикстан-Төркия уртак предприятиесендә булды. Әлеге предприятие 2018 елда оештырылган, анда пассажирлар өчен транспорт, микроавтобуслар, авыр йөк автомобильләре җитештерү планлаштырыла иде.
«Akia Avesto» һәм «Нокили Талко» ҖЧҖ заводларында Рөстәм Миңнехановны Дүшәнбе мэры, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон улыРөстәм Рахмон озатиа йөрде.
Бүген «Akia Avesto» заводының тантаналы ачылуы узды. Яңа предпритяиедә кунакларга автобуслар модельләре рәтен, җитештерү цехларын күрсәттеләр.
Предприятиедә елына 300 берәмлеккә якын транспорт эшләп чыгарылыр дип көтелә. Биредә төрле озынлыктагы автобусларның бишкә якын төрен җитештерү күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан вәкилләренә Татарстан предприятиеләре, аерым алганда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.
Шуннан «Нокили Талко» ҖЧҖнең кабельләр производствосында булдылар. Компания энергетика, төзелеш, металлургия, машина төзелеше, суднолар төзү, телекоммуникацияләр һәм башка өлкәләр өчен кабельләр җитештерә.