Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасына килде

19.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасына ике көнлек эш сәфәренә килде. Дүшәнбе халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Таҗикстанның Премьер-министры урынбасары Азим Иброхим һәм Россия Федерациясенең Таҗикстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Лякин-Фролов каршы алды.

Татарстан Республикасы делегациясенең Таҗикстанга эш сәфәре Дүшәнбедәге ике заводка барудан башланачак. Беренче пункт автобуслар җыю буенча Akia Avesto Таҗикстан-Төркия уртак предприятиесе булачак. Аннары Рөстәм Миңнеханов «Нокили Талко» ҖЧҖнең Дүшәнбе кабельләр заводына барачак.

Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашачак. Бу очрашудан соң    Таҗикстан Милли китапханәсе бинасында «Татарстан - Таҗикстан» эшлекле форумы ачылачак, аның эшендә Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расүлзодә катнашыр дип көтелә. Форумда гадәттәгечә Татарстан һәм Таҗикстан республикаларының икътисадый потенциалы тәкъдир ителәчәк.

Шул ук бинада Татарстан Республикасы Президентының Таҗикстан Республикасында яшәүче татарларның иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуы планлаштырыла. Бүгенгә республикада 17 меңләп ватандашыбыз яши. 1991 елда Дүшәнбедә оештырылган «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге татарларның милли-мәдәни тормышын төп оештыручы булып тора.    

Иртәгә иртән Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә берничә социаль һәм мәдәни объектка барачак, шулай ук Нүрәк ГЭС эшчәнлеге белән танышачак. Таҗикстан Президенты чакыруы буенча ул, мәртәбәле кунак буларак,     «Нәүрүз» халыкара яз бәйрәмен бәйрәм итүдә катнашырга ниятли. Таҗикстанда бу бәйрәм көннәре ял көннәре дип игълан ителгән. 

Татарстан белән Таҗикистан арасында товар әйләнеше 2017 елда 3 мәртәбәгә арткан һәм 30 миллион АКШ долларыннан артып киткән. 2018 елда бу күрсәткеч шактый кимегән. Татарстан Республикасы Президенты бу күрсәткечне арттыру бурычын куйды.   

Таҗикстан белән хезмәттәшлек итүче предприятиеләр арасында «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Татнефть» ГАҖ – лидерлар. «ТАИФ» АҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «ПОЗИС» АҖ һәм башкалар бу юнәлештә актив эшли. 

Таҗикстан Республикасыннан Татарстан Республикасында 1077 студент белем ала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте