Татарстан Республикасыннан дүрт вәкил «Россия лидерлары» идарәчеләрнең бөтенроссия конкурсында финалга чыкканнар иде. Финалда барысы 300 конкурсант катнашты.
2018-2019 еллар «Россия лидерлары» идарәчеләрнең бөтенроссия конкурсы тантанасы Сочида 2019 елның 17 мартында узды.
Искәртәбез, Татарстаннан Рөстәм Гомәров («СтандартПроект» зур белешмәләр бүлеге башлыгы) һәм Владимир Жаворонков («Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАСУнең оештыру-методика эше буенча баш табибе урынбасары) финалда җиңү яуладылар.
Моннан тыш, конкурста хәзерге вакытта «Алабуга» МИЗда эшләүче Свердловск өлкәсендә туып-үскән Игнат Петухов та җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә котлау телеграммалары юллады.
Искәртәбез, конкурсның финал чаралары 5 көн барды һәм аңа Россия югары җитәкчелегеннән һәм федераль дәрәҗәдәге экспертлардан мастер-класслар, шулай ук берничә бәяләү процедурасы керде.
Рөстәм Миңнеханов конкурсның Остаз көнендә актив катнашты, ул анда финалчылар төркеменә уңай шәһәр тирәлеге булдыру буенча үзе әзерләгән идарәче биремнәрен тәкъдим итте. Мәсьәләне чишү йомгаклары буенча финалчылар Татарстан тәҗрибәсе һәм Татарстан Республикасы Президентының эксперт бәяләве белән актив кызыксындылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов – 2017 елдан бирле «Россия лидерлары» идарәчеләрнең бөтенроссия конкурсы остазларының берсе.