Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы белән очрашты

21.06.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Архангельски өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуда ТР Президентының Тышкы эшләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Ренат Мистахов һ.б. катнашты.
Яклар Яшел Үзән судно төзү заводыннан Ак диңгездә, Лена һәм Енисей елгаларында навигация өчен төрле суднолар, шул исәптә А-145 тизйөрешле пассажир судносы сатып алу мәсьәләсе буенча фикер алышты. Шулай итеп, Архангельскига беренче судноны техник яктан сынап карау өчен якынча 20 июльдә җибәрү күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Орлов суднолар сатып алу өчен лизинг программаларын куллану буенча фикер алыштылар.
Татарстан Президенты шулай ук авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Аерым алганда, аның сүзләренә караганда, акча экономияләү өчен спорт объектлары торгызганда Татарстан тәҗрибәсен (проектларны куллану) файдалану мөмкин.
Архангельски өлкәсе губернаторы Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү турында яңа Килешү имзаларга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Архангельски өлкәсе делегациясен икътисадның төрле тармакларында тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанга чакырды.
Игорь Орлов 23 июньдә Архангельскида Сабантуй бәйрәме узачагын белдерде.
Петербург икътисади форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Республика башлыгы Санкт-Петербургка визиты кысаларында “PricewaterhouseCoopers” компаниясе президенты Деннис Нелли, “ABB Group” Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг һәм Финляндия Президенты Саули Нийнисте очрашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте