Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

18.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

«Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы әгъзалары яңа компанияләр – потенциаль резидентлар проектларын карадылар.

«Иннополис» МИЗга 7 яңа резидент һәм 2 компания-партнер өстәләчәк. Яңа резидентларның игълан ителгән инвестицияләренең гомуми күләме 660 млн сум тәшкил итәчәк.

«Корпоративный центр ИКС 5» компаниясе Иннополиста X5 Retail Group технологик эшләнмәләр үзәге ачарга җыена.

«Серчинформ Интеграция» ҖЧҖ – мәгълүмати иминлек системаларын эшләүче.

«Магнит ИТ Лаб» ҖЧҖ «Магнит» сәүдә челтәре ихтыяҗлары өчен IT-хәл ителешләр булдыру белән шөгыльләнәчәк.

«ВРМ Групп» компаниясе персоналны укыту өчен виртуаль һәм тулыландырылган хакыйкать системаларын эшләргә ниятли.  

«Аллока Аналитика» ҖЧҖ - «Аллока» ҖЧҖнең ярдәмче компаниясе - телефон шылтырауларына аналитика һәм идарә өлкәсендә компаниянең гамәлдәге продуктларын яңарту һәм үстерү белән шөгыльләнәчәк.

«ТГТ Сервис» ҖЧҖ Иннополиста нефть скважиналарының геофизик тикшеренүләре күрсәткечләрен визуальләштерү һәм анализлау өчен автоматлаштырылган система булдырырга планлаштыра.   

«Радиус исследования» компаниясе МИЗда Business фаразлау модельләренә, сатулар стратегияләренә һәм реклама кампанияләренә Intelligence- идарә системалары эшләячәк.

«Иннополис» МИЗ партнеры статусын алу өчен «Дигинавис» һәм «Ресурс» компанияләре дәгъва кылды. «Дигинавис» ҖЧҖ «үтәли» цифрлы технологияләр өлкәсендә алга китешле эшләнмәләр булдыруга инвестицияләр кертергә тели. «Ресурс» ҖЧҖ персонал сайлап алу һәм эзләү өлкәсендә югары технологияле хәл ителешләр тәкъдим  итәчәк.

Утырышта Күзәтүчеләр советы әгъзалары барлык тәкъдим ителгән проектыларны хупладылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген компанияләрнең резидент статусы алулары гына түгел, үсешләрендә уңышларга ирешүләре мөһим. «Безнең бурыч – сезнең үз бизнесыгызны үстерүегез», - диде Рөстәм Миңнеханов, компанияләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Иннополис" МИЗ матбугат хезмәте материаллары буенча.