Дәүләт Советы Татарстан президенты сайлауларын билгеләүче закон проектын кабул итте

21.06.2012

Бүген ТР Дәүләт Советының 30 нчы утырышында депутатлар “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” һәм “Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында” Федераль законны тормышка ашыру турында” закон проектын тулаем кабул итте.
Әлеге федераль законнар РФ субъектларының югары вазыйфа биләүче затларын сайлап кую институтын кире кайтаруны күз алдында тота. Моңа бәйле рәвештә, РФ субъектлары Конституцияләре (уставлары) 2012 елның 1 июленә кадәр федераль законнар белән тәңгәлләштерелергә тиеш иде.
Бүген кабул ителгән закон проекты белән, ТР Конституциясенең кайбер нигезнамәләренең көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә. Әлеге нигезнамәләр ТР Дәүләт Советы тарафыннан ТР Президентына вәкаләтләр бирүгә кагылышлы. Шул ук вакытта әлеге закон проекты белән, ТР Конституциясенең ТР Президентын сайлап куюга кагылышлы нормаларын кире кайтару сорала. Билгеле булганча, ТР Президентын сайлап куюга кагылышлы нормалар вакытлыча туктатылып торган иде.
Шушы закон проектына бәйле рәвештә, республиканың Сайлау кодексына да үзгәрешләр кертү сорала. “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты республика законнарын федераль законнарга тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән. Әлеге закон проектында Татарстан Президентын сайлау тәртибе тәфсилләп аңлатыла.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина хәбәр иткәнчә, әлеге закон проектына карата 33 тәкъдим кергән: аның җидесе – КПРФ партиясе әгъзаларыннан, калганы ТР Дәүләт Советы Хокук идарәсеннән. Төзәтмәләрнең күпчелеге закон проектын үстерүгә юнәлтелгән.
КПРФ партиясе әгъзаларыннан кергән төзәтмәләрне депутатлар кире какты. Аерым алганда, А.Прокофьев ТР Президентлыгына кандидатларның партияләр тарафыннан гына тәкъдим ителүе белән килешмичә, үз-үзләрен дә күрсәтергә тиешле дигән фикер белдерә. “Без моны документта күрсәтмичә, гражданнарны пассив сайлау, республика Президентлыгына үз-үзен күрсәтергә һәм бу вазыйфаны биләү хокукыннан мәхрүм итәбез”, - диде А.Прокофьев.
Валентина Липужина хәбәр иткәнчә, әлеге закон проекты бик ныклап эшләнгән. “Партияләрнең ролен күтәрергә кирәк”, - диде В.Липужина.
Прокофьевның тагын бер тәкъдиме бер кандидатура буенча тагын бер кат сайлау уздыруга бәйле. КПРФ вәкиле фикеренчә, теркәлгән кандидатлар теге яки бу сәбәп белән сайлаудан төшеп калган очракта, теркәлгән бер кандидат кына кала икән, сайлауларны үтмәгән дип санарга яки яңадан сайлаулар уздырырга кирәк. Аның бу тәкъдимен дә депутатлар хупламады.
“Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер кат Татарстанда төбәк җитәкчесен бөтенхалык сайлаулары аша сайлау нормаларының Татарстанда саклануын депутатларның исенә төшерде. “Һәм шуның белән бергә үзебезнең алга карап фикер йөртә белүебезне, субъектлар башлыкларын, аерым алганда, Татарстан Президентын сайлау буенча демократик процедурага омтылышыбызны күрсәттек”, - диде ул.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге