Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 46 нчы утырышында катнаша.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы көн тәртибенә 26 мәсьәлә керткән, шул исәптән 12 республика законы проекты, биш федераль закон проекты һәм Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы.
Парламентарийларга 2018 елда иҗтимагый тормышның мөһим өлкәләрендәге эш йомгаклары турында дүрт нотык тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, депутатлар – граждан җәмгыяте институтлары торышы һәм аларны үстерү турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин нотыгын, Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты нотыгын, 2018 елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил нотыгын һәм республикада бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил нотыгын тыңлаячаклар.
Беренче укылышта Чистай һәм Алексеевск, шулай ук Мамадыш муниципаль районнары составындагы аерым муниципаль берәмлекләр территорияләрен үзгәртү һәм статусы турында закон проектлары каралачак. Картада тагын бер торак пункт – Мамадыш районының Тарасово поселогы барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, беренче укылышта депутатлар җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә, өлеш кертеп торак төзү өлкәсендә һәм торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлегенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру буенча аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү, гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү, сәламәтлек саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрене җайга салу, инвалидлар өчен социаль, инженер һәм транспорт инфраструктуралары объектларына керү мөмкинлеген тәэмин итү, музейлар һәм музей эше турында һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары буенча фикер алышачаклар.
Бу утырышның төп мәсьәләләреннән берсе – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты.
Искәртәбез, 2015 елның июнендә закон статусында расланган Стратегия-2030 яңа икътисадый шартларда Татарстанны үстерүнең төбәкнең лидерлыгын күз алдында тотучы бурычларын формалаштырган иде. Законнар нигезендә Стратегиягә 3 елга бер мәртәбә төзәтмәләр кертелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үзгәрешәр әзерләгән.
Көн тәртибенә Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турындагы законның үз көчен югалтуын тану турында закон проекты да кертелгән.