Илдар Халиков: "Казаноргсинтез"ның киләчәгендә шикләнмибез"
21.06.2012“Казаньоргсинтез” ААҖ өчен 2011 ел нәтиҗәләре һәм компания тарафыннан соңгы өч елда гамәлгә куелган инвестицион сәясәт яхшы перспективаларга җитди нигез булып тора, дип саный ТР Премьер-министры Илдар Халиков. Бүген республика Хөкүмәте җитәкчесе “Казаньоргсинтез” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты, анда предприятиенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
“Казаньоргсинтез” ААҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов 2011 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ул узган ел компания өчен уңышлы булды дип билгеләп үтте. Чиста керем 437, 3 миллион сум тәшкил итте. Сатылган продукция күләме 37 млрд. сумнан артып киткән, бу 2010 ел белән чагыштырганда, 9,8 процентка артык. Сату кереме – 4,2 млрд. сум, бу 2010 ел күрсәткеченнән 129 млн. сумга күп. Шул ук вакытта чиста керем 686 миллионнан 437 миллион сумга кадәр кимегән. Генераль директор сүзләренә караганда, бу күрсәткечкә “Э-500” не көйләү эшләре үткәрү һәм валюта курслары аермасы тискәре йогынты ясаган. Предприятие төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм хезмәт хакын үз вакытында һәм тулысынча түләп бара, дип билгеләп үтте Ф.Миңнегулов. Предприятиедә уртача хезмәт хакы 2010 ел белән чагыштырганда 10 процентка артып 24 мең сум булган.
Җыелышта компаниянең еллык хисабы расланды. Шулай ук керемне билгеләү мәсьәләсе дә каралды, компаниянең Директорлар советы сайланды, аны янә “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов җитәкләячәк. Совет составына Дәүләт вәкиле буларак ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләнде.
ТР Премьер-министры үз чыгышында компания чимал белән тәэмин итү вәзгыятенә һәм кредитлары булуга карамастан җитештерү күләмен арттыра дип билгеләп үтте. “Иң мөһиме – киләчәктә ныклы үсеш өчен шартлар булдырылган”, - дип ассызыклады И.Халиков. Агымдагы елда “Казаньоргсинтез” ААҖ нең яхшы күрсәткечләргә ирешүен билгеләп үтте. Компания тарафыннан ТРның консолидацияләнгән бюджетына 600 млн. сум салым түләнгән. 2012 елга фаразлауларга килгәндә ул 1,3 млрд. сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен, узган ел бу күрсәткеч 500 млн. сум тәшкил иткән.
Бүген акционерларның еллык җыелышы тәмамлангач “Казаньоргсинтез” ААҖ Директорлар советы яңа составының беренче җыелышы булды. Аерым алганда, Ф.Миңнегулов белән компаниянең генераль директоры сыйфатында 5 елга хезмәт килешүе төзү турында карар кабул ителде.
Йомгаклау матбугат конференциясендә “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов 8-9 айда “Казаньоргсинтез” ААҖ компаниянең төзәтмәләр кертелгән үсеш программасын тәкъдим итәчәк дип белдерде. Предприятие 2020 елда керемне 100 млрд. сумга җиткерү бурычын куя, якындагы 3 елда – 80 млрд. сумга кадәр.
“Бу бик зур бурыч, әмма 2011 ел һәм 2012 ел башы нәтиҗәләре бу күрсәткечләр гамәлгә куелачагына өмет бирә”, - дип шәрехләде куелган бурычны И.Халиков.
ТР Президенты матбугат хезмәте