Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият органнарына, гомумән алганда, җәмгыятькә фән эшлеклеләренең аналитик эшкәртмәләре, киңәшләре бик тә җитми”

20.06.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Фәннәр академиясенең еллык Гомуми җыелышында катнашты. Ул фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Татарстан Фәннәр академиясенең илдәге иң зур фән үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.
 
Парламент башлыгы соңгы елларда Татарстан галимнәре ирешкән казанышлар турында да сөйләп үтте. Алар арасында астрофизиклар Рәшит Сюняев һәм Наил Сәхибуллинның тикшеренүләре, Кев Салихов җитәкчелегендә томографлар эшләү һәм нанотехнологияләрне практикага кертү, шулай ук нефть-газ һәм машина төзелеше кластерлары, энергетика һәм авыл хуҗалыгы комплексы үсешенә өлеш кертү дә бар. Гуманитар юнәлештә эшләүче галимнәрнең фәнни һәм иҗтимагый-сәяси резонанс тудырган казанышларының берсе дип Казан барлыкка килү датасын нигезләү аталды. Татарстанда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятын, милли үзаңын саклауда галимнәрнең тарихны һәм гореф-гадәтләрне, материаль һәм материаль булмаган мирасны өйрәнүе, мәдәниятны үстерү мөһим. Бу нисбәттән Фәрит Мөхәммәтшин республиканың академия учреждениеләренең зур һәм кирәк эш алып баруын билгеләп үтте.

Татарстан парламенты тарихи һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча проблемаларны хәл итүдән читтә калмый. Бу эшкә парламент җитәкчелеге дә, депутатлар да актив кушылды. Моның белән бергә Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты республикадагы язма мирасны саклау һәм өйрәнү проблемалары буенча эш алып бара.

Фәрит Мөхәммәтшин быел Татарстанда ТР Конституциясен кабул итүгә 20 ел һәм РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында эш алып бару предметларын һәм вәкаләтләрен чикләү турында Шартнамәне имзалауга 5 ел тулу билгеләп үтелүен искәртте. “Минемчә, бу дата – безнең илдәге федерализм үсеше торышын һәм перспективаларын бәяләү өчен менә дигән сәбәп. Соңгы вакытта республика академиклары сәяси тормышның гадәти булмаган бу феноменына карата фикерләрен бик белдерми. Мин тарихчыларның, политологларның һәм социологларның, еллар узгач, катлаулы, төрле тормыш рәвеше, күпмилләтле җәмгыятьнең үзгәрү шартларында тотрыклылыкны саклауда федераль практикалар, килешүләргә нигезләнгән мөнәсәбәтләрнең ролен өйрәнүенә шикләнмим”, - диде спикер. Аның фикеренчә, бу уңайдан Татарстанның уникаль тәҗрибәсен социаль-фәлсәфи, социаль-икътисади, политология ягыннан да карау зарур.

Спикер, “акыллы башлар”ның читкә китүе, фәнгә квалификацияле кадрларны җәлеп итү, академия фәнен “яшәртү” проблемалары турында сөйләп, хәзердән үк өстенлекле юнәлешләрне билгеләргә, талантлы яшьләр белән системалы эшләргә кирәклеген әйтте. ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов та үз чыгышында фәнни эшчәнлеккә күбрәк студентларны җәлеп итү зарурлыгын – аларның кызыксынучан һәм амбициоз булуын белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүгенге көндә дөнья җәмәгатьчелеге социаль-икътисади һәм гуманитар юнәлештәге кризис күренешләренең яңа этабына, финанс турбулентлык чорына керә. “Бу шартларда без Татарстан академикларының актив гражданлык позициясенә ышанып торабыз. Сезнең саллы фикерегез, эксперт бәяләмәгез бүген бик тә кирәк. Хакимият органнарына, гомумән алганда җәмгыятькә сезнең аналитик эшкәртмәләрегез, киңәшләрегез бик тә җитми”, - дип белдерде спикер. ТР Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелегенең алга таба да фәнни җәмәгатьчелеккә һәм зыялыларга, ТР Фәннәр академиясе эшчәнлегенә ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.

Җыелышта ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров академиянең 2011 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты.

Бу чарада, һавадагы төрле радиоактив пычрануларны ачыклау өчен эшләнгән җиһазны тәкъдим итеп, ТР Фәннәр академиясенең чит илдән килгән әгъзасы, Дрезден университеты укытучысы Томас Штрайль чыгыш ясады. Әлеге җиһаз күп кенә чит илләрдә кызыксыну тудырган.

ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов үз чыгышында бу нисбәттән: “Академикларга коммерция белән шөгыльләнергә яки үз проектларын коммерциализацияләргә кирәкми дип әйтсәләр – ышанмагыз. Миңа кадәр чыгыш ясаган профессор үз идеяләрен коммерциализацияләү турында сөйләде. Бу җиһаз Россия территориясендә дә гамәлгә кертелергә мөмкин”, - дип белдерде. Ул шулай ук барлык проектларны финанслауның грантлар бирү системасы буенча барырга тиешлеген ассызыклап үтте.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге