Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Михаил Дегтярев белән очрашты

08.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Михаил Дегтярев белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шул исәптән 2019 елның августында Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек эшләренең барышы турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, туризм тармагын үстерү, Россия шәһәрләренә, аерым аганда Казанга туристлар агымын арттыру турында сүз барды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.