Татарстан делегациясенә Лаппеенранта технология университетының инновацион экосистемасын тәкъдим иттеләр

13.06.2012

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка Лаппеенранта технология университеты (LUT, Финляндия) инновацион экосистемасын тәкъдим иттеләр.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Финляндия Республикасында эш сәфәре кысаларында III Россия-Ауропа инновацион форумында һәм XXI Ауропа бизнес-инновацион үзәкләре челтәре конгрессында катнаша.

Кунакларга “Flowrox” компаниясе хакында сөйләделәр. Аның АКШ, Австралиядә, ЮАР да филиаллары бар. “Flowrox”нең төп офисы Лаппеенранта технология университетында урнашкан.

Компаниянең төп клиентлары – тау токымнары сәнәгате, шулай ук энергия җитештерү белән бәйле предприятиеләр. Компания шулай ук химия һәм нефть сәнәгате өлкәсе вәкилләре һәм төзелеш катнашмалары җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итә.

ТР Президенты матбугат хезмәте