Илдар Халиков Ауропа бизнес-инновацион үзәкләре челтәре вәкилләре белән очрашты

13.06.2012

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Ауропа бизнес-инновацион үзәкләре челтәре вәкилләре белән очрашты. Очрашу III Россия-Ауропа инновацион форумы кысаларында узды.

Очрашу кысаларында аның катнашучылары киләчәктә Татарстан Республикасында технопарклар, технополислар, бизнес-инкубаторлар челтәре, кластерлар системасы аша инновацион инфраструктура үсеше буенча фикер алышты.

Ауропа бизнес-инновацион үзәкләре челтәре вәкилләре Евросоюзга кермәгән илләр, шул исәптә Россия Федерациясе һәм аның төбәкләре, аерым алганда Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү стратегиясен аңлатты.

Искәртеп узабыз, 2012 елның апрелендә Ауропа бизнес-инновацион үзәкләре челтәре белән Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе арасында Меморандум имзаланды.

ТР Президенты матбугат хезмәте