Татарстан Республикасы Президенты ТР законнарын имзалады

13.06.2012

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан законнарын имзалады.

Ул “2011 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы”; “2011 елда Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты үтәлеше турындагы”, “Татарстан Республикасында инвестицион салым кредиты турындагы”; “ТР Алабуга районы территориясендә сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона резидентлар оешмалары өчен керемгә салым салу буенча салым ставкаларын билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы”; “Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре турындагы” Татарстан Республикасы Законының 5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы”; “Мәгариф турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы” һ.б. ТР законнарын имзалады.

Закон текстлары массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте