Илдар Халиков: “Финляндиягә сәфәр кылу инновацияләр өлкәсендә тәҗрибә тупларга һәм тыгыз элемтәләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк”
13.06.2012Финляндиягә сәфәр кылу, III Россия-Ауропа инновацион форумында катнашу безнең белгечләргә электр энергиясен саклау өлкәсендәге эшләнмәләр, энергия саклаучы технологияләрне файдалану мөмкинлекләре белән якынрак танышу мөмкинлеге булыр дип ышанабыз. Бу хакта ММЧ вәкилләренә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков форумның пленар утырышы төгәлләнү белән белдерде.
Искәртеп узабыз, бу чара Лаппеенранта шәһәрендә технология университеты базасында уза.
Премьер-министр сүзләренә караганда, соңгы елларда Россия төбәге буларак Татарстанның Финляндия белән элемтәләре ныгыды.
ТР Президенты матбугат хезмәте