Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Финляндиядә эш сәфәрендә
13.06.2012Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Финляндия Республикасында эш сәфәрендә. Ул III Россия-Европа инновацион форумы һәм Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәренең XXI еллык конгрессында катнаша.
Чара Лаппеенранта шәһәрендә Лаппеенранта технология университетында уза.
Лаппеенрантада булган вакытта Татарстан делегациясе (аны Илдар Халиков җитәкли) III Россия-Европа инновацион форум ачылышында һәм пленар сессиядә катнашачак.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы шулай ук Финляндиянең икътисадый мәсьәләләр буенча министры Юри Хякямиес, Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәре вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.
Татарстан делегациясе әгъзалары өчен Лаппеенранта технология университетының инновацион экосистемасын да тәкъдим итү каралган.
Исегезгә төшерәбез: форум кысаларында Татарстанның күргәзмә экспозициясе дә эшли.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.