Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Яклар Татарстан делегациясенең быелның 19-20 мартына планлаштырылган Дүшанбе шәһәренә киләчәк эш сәфәре турында фикер алыштылар.
Эш сәфәре барышында Татарстан белән Таҗикстанның эшлекле даирәләре катнашында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлгән бизнес-форумны уздыру көтелә.