Бүген Әлмәт районы халкы берьюлы ике бәйрәмне билгеләп узды: Сабан туен һәм Россия көнен. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды.
Сабан туе республика шәһәрләре һәм авыллары буенча йөрешен дәвам дәвам итә. Әлмәт мәйданы табигатьнең бик матур кочагында урнашкан. Нефть башкаласы биредә уч төбендә сыман. Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Ришат Әбүбәкеров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутатыт Шәфәгать Тәхаветдинов, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, республика парламенты депутатлары һәм башка рәсми затлар шулай ук бәйрәмнең кунаклары булдылар.
Мәйдан кунакларын шәхсән үз исеменнән һәм республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. “Чын күңелдән сезгә эшегездә, укуыгызда, тормышыгызда уңышлар телим, бүген кәефегез бәйрәмчә булсын”, - диде парламент җитәкчесе. Ул Әлмәт халкына 2012 елда Сабан туен үткәрү уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен җиткерде.
“Халкыбыз кайда гына яшәмәсен, Сабан туе тамырларга кире әйләнеп кайтырга, иң яхшы сыйфатларны күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бирә, - диелә ТР Президенты мөрәҗәгатендә. – Сабантуй Россия тарихы һәм Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елында бигрәк тә актуаль яңгыраш ала. Без әлеге матур татар бәйрәменең күпмилләтле Россия тормышына үтеп керә алуы белән лаеклы рәвештә горурланабыз”.
Фәрит Мөхәммәтшин Сабан туен Россия көнендә бәйрәм ителүенең символлыгы турында да искә төшерде. “Бу төрле милләт вәкилләре яши торган ил бәйрәме”, дип ассызыклады парламент рәисе.
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов районның авыл хуҗалыгындагы уңышлары турында сөйләде. Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин белән Мәҗит Салихов хезмәт алдынгыларын язгы чәчү эшләренең төгәлләнүе белән тәбрикләп, аларга мактау грамоталарын тапшырды.