Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районында узган Сабан туенда катнашты

11.06.2012

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районында яшәүчеләрне язгы кыр эшләре уңышлы төгәлләнү белән котлады. Парламент җитәкчесе халык яратып көтеп алган бәйрәмдә дәрәҗәле кунак булды. 
Сабантуена ТР Дәүләт Советы депутатлары, Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм Ногинск шәһәре хакимияте вәкилләре чакырылган иде. Соңгысында июнь ахырында бөгелмәлеләр тагын бер сабантуй үткәрүдә катнашуы көтелә.
Чара район авыл хуҗалыгы продукцияләре күргәзмәсе белән ачылды.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны котлады. Ул Мәскәү өлкәсе һәм Самара, Оренбург өлкәләре кебек күрше төбәк вәкилләренә сәламләү сүзләре җиткерде. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, традицион татар бәйрәменең кыйммәте ачык һәм демократик булуда чагыла. Сабантуй Россия күләмендә һәм халыкара рухи казанышка әйләнде.
Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2012 ел Сабантуе уңаеннан мөрәҗәгатен тапшырды. “Сабан бәйрәме” җәлеп итүчән һәм ачык булуы белән бөтен халык игътибарын яулады. Хәзер Сабантуй Татарстанда, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә дә, шулай ук төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыеп чит илдә дә үткәрелә. Бәйрәм безне якынайта, татар мәдәниятен популярлаштыру, дуслыкны ныгыту мөмкинлеге бирә, - диелгән Татарстан Президенты мөрәҗәгате текстында. – Хөрмәтле дуслар, сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Сабантуйның кабатланмас рухы барыгызга да шатлык, күңел күтәренкелеге бүләк итсен!”
Татарстан парламенты җитәкчесе бәйрәмдә авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү матур традициягә әйләнде дип ассызыклады. “Быел бөгелмәлеләр язгы кыр эшләрен оештырылган төстә һәм уңышлы үткәрде, - дип билгеләп үтте ул. – Чын күңелемнән район алдынгыларын котлыйм, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә”.
Район башлыгы Илдус Касыймов аграр секторда бөгелмәлеләрнең уңышлары турында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин белән Илдус Касыймов район алдынгыларын котлап акчалата бүләкләр, рәхмәт хатлары һәм почет грамоталары тапшырды.
Бәйрәм мәйданыннан Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтасаров чарада катнашучыларның барысын да Ногинск шәһәре сабантуена чакырды.
Дәрәҗәле кунаклар көрәш, традицион конкурслар, ярышлар, ат чабышы карады. Балалар мәйданчыгында “Балалар утравы” күңел ачу программасы оештырылган иде. Бүгенге бәйрәм татар җырларын башкаручылар фестивале белән тәмамланачак.


ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге