Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу килде
08.06.2012Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу белән Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен бүген Казанга килде. Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Каршы алучылар арасында ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. рәсми затлар бар иде.
Казанга эш сәфәре кысаларында, Әкмалетдин Ихсаноглу һәм Халит Эрен Татар имамнарының бөтенроссия форумында һәм “Изге Болгар җыены”нда катнашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән багланышлар бүлеге.