Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретарен билгеләп кую турындагы Указга кул куйды.
«Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре итеп Гыйльманов Рафаил Вәли улын билгеләп куярга», – диелә документ текстында.
Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2019 елның 18 февралендә (№ПУ-126) имзаланган.