Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 оборона күргәзмәсе экспозициясе белән танышты

17.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 халыкара оборона сәнәгате күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.  Искәртәбез, Татарстан Президенты Абу-Даби шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәрендә.

IDEX оборона күргәзмәсе 1993 елдан бирле уздырыла. Бөтен дөньяның алдынгы җитештерүчеләре коралларының, хәрби техникасының, саклау һәм иминлек системаларының үрнәкләре куела торган атаклы мәйданчык. 2019 елда IDEX 17 февральдән 21 февральгә кадәр 14 нче мәртәбә.

IDEX-2019 мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов Россия стендлары белән дә танышты. Күргәзмәдә берләшкән Россия экспозициясен оештыручы – Рособоронэкспорт. Быел үз эшләнмәләрен 50 дән артык ОПК предприятиесе куйган. Кайберләре беренче мәртәбә тәкъдим ителә.  

Татарстан Президенты, аерым алганда, «Калашников» концерны стендын карады. Монда беренче мәртәбә өр-яңа 200 нче сериядән: АК200, АК203, АК204 һәм АК205 Калашников автоматлары урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Калашников» концерны җитештергән спорт пистолетларын һәм электр мотоциклны да карады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.