Татарстан Президенты БГӘндә Tawazun җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

17.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсе кырларында Tawazun компаниясе генераль директоры Тарек Әл Хәсәни белән очрашты. 

Tawazun оборона сәнәгате предприятиесе. Компаниягә 2007 елда Абу-Дабида (БГӘ) нигез салына. Бүлендек предприятиеләре аша пилотсыз аппаратлар, күп функцияле транспорт чаралары һәм кораллар җитештерә. 

Tawazun шулай ук нефть-газ, космос, оборона өлкәләренә җиһазлар өлешләре җитештерә. Автоматлаштырылган проектлау һәм программалаштыру, гамәли инженерия, куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыра. 

Ике ел элек ТР Президенты күргәзмә кысаларында компания җитәкчесе белән очрашкан иде инде. Шулай ук БГӘ белгечләре Татарстанда булды, KazanSummit-2018 форумында катнаштылар. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Тарек Әл Хәсәни алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре, шул исәптән суднолар төзү, пилотсыз җайланмалар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Tawazun мәданчыгында авиатренажер һәм авиасимуляторлар карады. 

Күргәзмәдә Татарстан Президентына Tawazun экспозициясендә урнашкан Aurus Senat лимузинын тәкъдим иттеләр. Искәртик, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Tawazun мәйданында Aurus производствосын көйләргә планлаштырылуы турында хәбәр итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.