Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2019 оборона сәнәгате күргәзмәсе ачылуда катнашты

17.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2019 халыкара оборона сәнәгате күргәзмәсе ачылуда катнашты.

IDEX күргәзмәсе - оборона өлкәсендәге күргәзмәләнең иң абруйлыларының берсе, аның мәйданында кораллар һәм куркынычсызлык системалары өлкәсендә заманча эшләнмәләр тәкъдим ителә. Быел күргәзмә 14 нче кат уздырыла. 

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби әмирлеге варисы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Хәрби көчләре баш командующие урынбасары Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайян һәм Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән кыска очрашу уздырды. Ачылу тантанасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмире Шәех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм катнашты

Ачылу тантанасы кысаларында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хәрби бүлекчәләренең һәм Әрмәнстан хәрби оркестрының күрсәтмә чыгышлары да узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.