Рөстәм Миңнеханов БГӘдә IDEX-2019 оборона күргәзмәсен караячак

16.02.2019

  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби шәһәренә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәренә килде. Төп максаты – IDEX-2019 халыкара оборона сәнәгате күргәзмәсе эшендә катнашу. 

Быел IDEX 14 нче мәртәбә уза. 17 февральдән 21 февральгә кадәр ADNEC милли күргәзмә үзәгендә бөтен дөньяның алдынгы җитештерүчеләре коралларының, хәрби техникасының, саклау һәм иминлек системаларының үрнәкләре куелачак.   

Россия Федерациясе дә үз кораллары экспозициясен оештырган. Быел күргәзмәдә илнең «Ростех», «Рособоронэкспорт», «Калашников», «Алмаз-Антей», «Уралвагонзавод», «Росэлектроника», «Ангстрем», «Высокоточные комплексы», «Техмаш» һәм башка компанияләре катнашачак.   

Иртәгә, 17 февральдә, Татарстан Президенты күргәзмәне ачу тантанасында катнашачак һәм, Абу-Даби Әмирлегенең варис шахзадәсе, БГӘ Кораллы көчләре баш командующие урынбасары Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхайян  белән бергә, экспозиция белән танышачак. 

IDEX-2019 киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов шулай ук оборона һәм иминлек өлкәсендәге «Golden Group» һәм «Tawazun» компанияләре җитәкчелеге белән очрашачак. 

Дүшәмбе, 18 февральдә, ТР Президенты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров програмамсы буенча эшләвен дәвам итәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.