Рөстәм Миңнеханов КХЛ чемпионатының плей-офф уеннары алдыннан «Ак Барс» ХК уенчылары һәм тренерлары белән очрашты

16.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей командасы уенчылары һәм тренерлар составы белән очрашты.

Очрашу Казанда команданың күнегүләр базасында узды, анда «Ак Барс» ХК һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наил Маһанов, «Ак Барс» ХК баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Чара  КХЛ плей-офф чемпионаты – алкалы хоккей буенча Россия Ачык чемпионатының ир-атлар командалары арасында 2018/2019 ел сезоны уеннары алдыннан уздырыла.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар плей-офф уеннары алдыннан гадәткә әверелде. Ул уенчыларга һәм тренерлар составына  үткән ел өчен рәхмәт белдерде. «Команда – хөрмәткә лаек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Үткән ел сез барыбызга да яхшы бүләк ясадыгыз».

Плей-офф сериясе уеннары турында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: монда һәр уен соңгысы кебек булачак. «Без, нәтиҗә нинди булуга карамастан, сезнең белән бергә шатланачакбыз, сезнең белән бергә кайгырачакбыз, сез – безнең команда!»

Татарстан Республикасы Президенты хоккейчыларга имгәнүләрсез генә уйнауларын теләде. «Сезне зур өметләр белән көтәчәкбез».

«Ак Барс» ХК һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наил Маһанов билгеләп үткәнчә, «уңышларны кабатлау авыр, әмма без сездән җиңүләр көтәбез».  

«Ак Барс» ХК баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Рөстәм Миңнехановка  команданың спорт уңышларына игътибары өчен рәхмәт әйтте.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында уенчыларга теләгәнчә: иң мөһиме, сезгә бернәрсә дә басым ясамасын, булдыра алган хәтле уйнагыз, әмма шуны да истә тотыгыз – беренче урын һәрвакыт бер генә була, һәм аны яуларга кирәк.  

«Ак Барс» капитаны Александр Свитов барысына да командага ышанулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде, шулай ук Рөстәм Миңнехановка «Ак Барс» командасы рюкзагын һәм команданың бергәләп төшкән һәм һәрберсе имзалаган фотосын бүләк итте.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.