Татарстан Президенты "Казан - Һава аланы" тимер юл төзелеше белән танышты

01.06.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” аэропорты белән шәһәр үзәге арасында интермодаль ташулар өчен тимер юл тармагы төзелешендә булды. Республика башлыгы белән бергә тимер юл тармагы буенча Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун да йөрде.

Татарстан Президенты белән Горький тимер юлы җитәкчесе вокзалдан аэропортка кадәр тимер юл буенча барды. Рөстәм Миңнеханов вокзалда пассажирлар өчен төзелә торган юл чыгу урынын карады, аэропортта “аэроэкспресс” терминалы төзелеш мәйданчыгын карады.

Хәзерге вакытта интермодаль ташуларны оештыру проектында каралган барлык объектларда да эш гөрли дип белдерде төзүчеләр. “Россия тимер юллары” ААҖ ягыннан финанслау тулысынча башкарылган, төзүчеләрнең республика җитәкчелегенә сораулары юк.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә һәм Горький тимер юлы җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафиннан “Казан” Халыкара аэропортының “Терминал1” төзекләндерү планнары белән кызыксынды. Л.Сафин белдергәнчә, хәзерге вакытта реконструкцияләү проекты экспертиза уза, тиз арада төзелеш эшләрен башлау ниятләнә.

“Вакытны юкка уздырмау өчен экспертиза барган арада, сез материалларга заказ бирә аласыз”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов