Рөстәм Миңнеханов: Сингапур Татарстан өчен тормышка ашырырлык идеяләр табу урыны

01.06.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лим Кхенг Хуа белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Лим Кхенг Хуаны Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе вазыйфасына керешүе белән котлады һәм Россия-Сингапур мөнәсәбәтләрен үстерүдә уңышлар теләде. Ул Лим Кхенг Хуа илче статусында беренче төбәк итеп Татарстан Республикасына килүе өчен шат булуын белдерде.

“Сингапур Татарстан өчен илһам алу, партнерлар һәм идеяләр урыны”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан федерация субъекты буларак ел саен Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша, шулай ук Татарстан дәүләт хезмәткәрләре белемнәрен арттыра һәм стажировка уза торган Сингапур Республикасы уку йортлары белән хезмәттәшлек итә.

Татарстан Президенты бүген республикада уңышлы гамәлгә куела торган күп кенә проектлар Сингапур тәҗрибәсеннән алынган дип билгеләп үтте. Аерым алганда, алар “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “ТАНЕКО” ААҖ, ИТ-паркы. Татарстан территориясендә гамәлгә куелган “Иннополис” проектында Сингапур белгечләре һәм компанияләре катнаша.

Лим Кхенг Хуа ханым Татарстан Россия Федерациясе субъекты буларак Сингапурга якын төбәк дип белдерде. “Без Татарстан һәм Казан белән киләчәктә партнерлык итүгә өметләнәбез, - диде ул. – Бигрәк тә инновацияләр үстерү һәм кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Лим Кхенг Хуа фикеренә караганда, бүген Татарстан һәм Сингапур арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне стимуллаштыру мөһим, бу Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге бурычларының берсе булып тора.

“Безнең өчен Татарстан белән күп өлкәләрдә хезмәттәшлек итү үтемле”, - диде Лим Кхенг Хуа.

Илче Казанга Россия рәислегендәге “Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге” - АТЭС форумында азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсендә министрлыклар югарылыгында киңәшмәсендә катнашу өчен килүен белдерде. Моннан тыш, Татарстан башкаласына АТЭС хезмәттәшлеге кысаларындагы чараларда катнашу өчен Сингапур Республикасының сәүдә министры киләчәк дип белдерде.

Аннары ике як киләчәктә фән һәм мәгариф өлкәсендә, ИТ-тармакларны, нефть химиясен үстерүдә һ.б. хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсендә килешүләр төзү кысаларында Татарстан белгечләрен Сингапурда укыту һәм стажировка узу программасы транспорт һәм транспорт инфраструктурасына багышланачак дип белдерде.

“Без фән өлкәсендә, тикшеренүләр үткәрү мәсьәләләре, шулай ук фәнни проектларны коммерцияле итү буенча хезмәттәшлек итә алыр идек, - диде Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лим Кхенг Хуа. – Без шулай ук Казан федераль университеты белән хезмәттшлек итү белән кызыксынабыз”.

Илче Рөстәм Миңнехановка Ли Кван Юның яңа китабын бүләк итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте