Илдар Халиков “Кулон” холдингы коллективын компаниянең 20-еллыгы белән котлады
31.05.2012Бүген Казанда “Кулон” холдингының 20 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чаралар узды. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков холдинг коллективын котлады.
Илдар Халиков бәйрәм кунаклары алдында ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән холдинг коллективын юбилей белән котлады. Республика Хөкүмәте җитәкчесе 20 елда “Кулон” холдингы ирешкән уңышларга соклануын белдерде.
“Кулон” җитәкчелеге үз командасын хөрмәт итә. “Холдинг җитәкчесе – гади генераль директор гына түгел, ә “Кулон” холдингы – 20 ел” дип аталган зур һәм матур тарих булдырган кешеләр командасы җитәкчесе”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Ул холдинг хезмәткәрләренә тырыш хезмәт куюлары өчен рәхмәт белдерде һәм “Кулон” ЯАҖ коллективына ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатын тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов