Фәрит Мөхәммәтшин: "Төбәк парламентлары канун чыгару инициативасыннан тулы көченә файдаланырга тиеш"
31.05.2012Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар советының беренче утырышы узды. Бу чарада Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгаручы хакимиятнең федераль һәм төбәк органнарының бергә эшләвен камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
Утырышны Федерация советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин алып барды. Бу чарада Совет турында нигезләмә расланды. Яңа берләштерелгән органга Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы спикерлары, аларның урынбасарлары, шулай ук төбәк парламенты җитәкчеләре керәчәк.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында тәкъдимнәр белдерде. Аның сүзләренә караганда, Совет эшчәнлегендә субъектларның закон инициативаларын нәтиҗәлерәк карау мәсьәләсе мөһим була ала.
Закон инициативаларын эшләү һәм кертү буенча төбәкләр активлыгына йогынты ясаучы факторларның берсе - федераль закон чыгаручылар һәм Хөкүмәт ягыннан субъектлар инициативалары сирәк хуплану, дип саный ТР Дүләт Советы Рәисе. Статистика мәгълүматларына караганда, V чакырылыш Дәүләт Думасы эшләү чорында 1300 закон проекты тапшырылды, аларның 120 се (9,2 процент) федераль закон буларак кабул ителде. Бу чорда Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан 22 закон инициативасы тәкъдим ителде, бары тик 2 закон проекты (9процент) гына федераль закон итеп кабул ителде.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренә караганда, федераль округларда төбәк парламентлары ассоциациясе эшен өйрәнү урынлы булыр иде. Закон чыгаручылар советы округ ассоциацияләре белән күчмә уртак утырышлар үткәрү алымын куллана ала, дип саный республика парламенты җитәкчесе.
“Хәзер урыннарда федераль структуралар аз түгел. Алар еш кына РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары функцияләрен кабатлый. Алар безнең республикада гына да 60 тан артык, - дип белдерде республика парламенты җитәкчесе. – Татарстан тарафыннан андый дублерларны кыскарту мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде, әмма төгәл чаралар кабул ителмәде”. Дәүләт Советы рәисе хезмәттәшләрен әлеге мәсьәләне бергә өйрәнергә, идарә органнары вакаләтләрен чагыштырып анализларга, ә бу эш нәтиҗәләре буенча тиешле тәкъдимнәр белдерергә чакырды.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге